Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте – җәяүлеләрне таптату
Казан юлларында 2017 елның беренче кварталында 5 кеше һәлак булган, 175 җәяүле тән җәрәхәте алган.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Илдар Әюпов). Агымдагы елның өч аенда Казанда 428 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 172се —җәяүлеләр өстенә менү. Машина астында 5 кеше һәлак булган, - диде Дәүләт автоинспекциясендә узган конференциядә Казанның ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкының командиры, полиция подполковнигы Михаил Савин.
"Җәяүлеләрне таптату – зур шәһәрләрнең актуаль проблемасы. Анализ күрсәткәнчә, ел башыннан шәһәр эчендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең 40%ы — нәкъ менә җәяүлеләрне таптату",– дип билгеләп үтте Михаил Савин.
ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, җәяүлеләрне ешрак торак йортларның ишегалларында яки аларга якын территорияләрдә бәрдертәләр. Казанда юлны җәяүлеләр кисә торган махсус урыннарда 82 кеше өстенә машина менгән. Бу узган елга караганда, якынча 30га күбрәк. Бер кеше һәлак булган, 82 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
"Шундый бер очрак Коләхмәтов һәм Болотников урамнары чатында була. Җәяүле светофорның тыючы төсенә, әмма “зебра”дан чыга. Алдагы рәттә баручы машина, туктый алмыйча, хатын-кызны таптата. Ул шунда ук һәлак була. Хәзер бу очрак буенча җинаять эше тикшерелә, экспертиза үткәрелә.", — дип мисал китерде Михаил Савин.
Аның сүзләренә караганда, 5 һәлак булган җәяүлеләрнең берсе ир-ат, калган 4 се хатын-кыз.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 57 юл-транспорт һәлакәтендә җәяүлеләр үзләре гаепле. Казанда иң күп очраган хата: юлны тиешсез җирдән чыгу, шулай ук гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
"Һичшиксез җәяүлеләрнең үзләрендә дә игътибарсызлык факторы бар. Әмма мин машина йөртүчеләрне дә акламыйм. Ике як та гаепле. Машина иясе кагыйдәләрне төгәл үтәмәсә, җәяүле – мине күрерләр әле дип, тиешсез урыннан юлны чыга", — дип йомгаклады теманы чыгыш ясаучы Савин.
Ел башыннан административ җаваплылыкка 8 меңнән артык машина йөртүче тартылган. Алар җәяүлеләргә тиешле урында юл бирмәгән. Шушы ук чорда 17,5 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Алары җәяүлеләр гаебе белән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз