news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казандагы плазма үзәге балаларны Яңа ел белән котлаячак
23 декабрьдә Казандагы “Росплазма” учреждениесе филиалы белгечләре Республика балалар клиник хастаханәсенең нефрология бүлегендә дәваланучы балалар өчен хәйрия акциясен үткәрә
Скопировать ссылку
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). 23 декабрьдә Казандагы “Росплазма” учреждениесе филиалы белгечләре Республика балалар клиник хастаханәсенең нефрология бүлегендә дәваланучы балалар өчен “Яңа елга – игелекле гамәлләр белән!” дип исемләнгән хәйрия чарасын үткәрә.
Плазма үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге бүлектә ятучы балалар көн саен донор плазмасыннан ясалган препаратларга мохтаҗ. Хәйрия бәйрәме вакытында балаларны Яңа ел белән Кыш бабай һәм Кар кызы котлаячак. Плазма үзәге җитәкчелеге нәниләргә яңа ел бүләкләре һәм истәлекле сувенирлар бүләк итәчәк. Чарада Республика балалар клиник хастаханәсе нефрология бүлеге җитәкчелеге, “Росплазма” федераль дәүләт учреждениесе белгечләре катнашыр дип көтелә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты шәкертләре балаларга яңа ел тамашасын тәкъдим итәргә ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot