news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы опера һәм балет театрында – “Искатели жемчуга” операсы

Иртәгә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Жорж Бизеның «Искатели жемчуга» исемле лирик опера уйналачак

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Жорж Бизеның «Искатели жемчуга» исемле лирик опера уйналачак.

Театрның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Ләйлә партиясен тәүге тапкыр яшь сәләтле җырчы Алинә Латыйпова башкарачак. Бу партияне Алинә октябрь-ноябрь айларында Нидерланды Патшалыгына гастрольләр вакытында да башкарыр өчен әзерләгән була. Искә төшереп үтәбез, Аурупага гастрольләр барышында театр Дж.Пуччининең «Мадам Баттерфляй» һәм Жорж Бизеның “Искатели жемчуга” операларын күрсәтмәкче.   

Дөньяда танылып өлгергән “Искатели жемчуга” операсының премьерасы 1863 елда Парижның Thеаtre-Lyrique театрында уйнала. Әйтергә кирәк, үз заманында композиторның бу һәм башка әсәрләре халык тарафыннан кабул ителми. Соңрак Бизеның кайбер әсәрләре танылып өлгерсә дә, “Искатели жемчуга” операсы Россия театрлары өчен гадәти булмаган күренеш булып кала. 1990 елда аны Чуашстанның опера театры куя. 2004 елда спектакль Мәскәүнең “Яңа опера” театрында уйнатыла. Казанда опера 1903, 1967 елларда сәхнәләштерелә. Быел әсәр тамашачыга өченче тапкыр тәкъдим ителә.

Операда француз телендә башкарыла торган Ләйлә партиясе иң авырлылардан санала. Шуңа күрә Алинә Латыйпова үзенә күрә батырлык кылучы була. Яшь җырчы Өфе дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый. Аның репертуарында Николай Римский-Корсаковның “Кар кызы”нда Кар кызы партиясе, Вольфганг Моцартның “Могҗизалы флейта” әсәрендә Төн Патшабикәсе, Густав Малерның 4-нче санлы симфониясендә сопрано һәм башка партияләр бар.

Шулай ук операда солистлар булып Мәскәүдән Нурлан Бикмөхәммәтов, Андрей Бреус, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры башкаручысы Айдар Нуграянов, хор, балет һәм оркестр артистлары чыгыш ясый.

Спектакль кичке 18 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100