news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы метро станциясенең берсе «Рубин» дип үзгәртеләчәк

«Рубин»ның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Казан метрополитены станцияләренең берсе Татарстан башкаласының футбол клубы хөрмәтенә «Рубин» дип үзгәртеләчәк.

«Казан метрополитенын 20 еллыгы белән котлыйбыз! Метроның юбилее уңаеннан 2025/2026 елгы сезонга «Авиатөзелеш» станциясе «Рубин Авиатөзелеш» станциясе булачак, ә спортны һәм шәһәр атмосферасын берләштергән форма метро станциясе перронында урнаштырылган. «Рубин» - футбол гына түгел, метро кебек үк шәһәр мәдәниятенең бер өлеше дә», - диелә клуб хәбәрендә.

Искәртеп үтәбез, 2025/2026 елгы сезонга «Рубин» формасының икенче (яшел) комплекты Казан метрополитенының 20 еллыгына багышланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot