Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы Мергасов йорты өчен инвестор табылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казандагы Мергасов йорты өчен инвестор һәм заказчы табылды. Бина реставрация эшләрен планлаштыруның башлангыч этабында тора. Әлегә объектта тикшеренүләр үткәрелә. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин туры эфирда шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Мергасов йортына килгәндә, ул хәзер тикшеренү этабында. Аны авария хәлендә түгел дип әйтеп булмый. Әлеге объектның инвесторы һәм заказчысы бар. Алга таба хәрәкәт итәчәкбез», - дип белдерде Гущин.
Мергасов йорты 1928 елда Дзержинский һәм Кави Нәҗми урамнары чатында төзелә, 2002 елда авария хәлендә дип табыла. Йортта яшәүчеләрне 2017 елда күчерә башлыйлар, 2019 елда Гущин хакимиятнең йортны торак фондыннан торак булмаган фондка күчерергә һәм 1 сумга сатарга ниятләве хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз