news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы мәктәп тәрәзәсеннән бала егылып төшкәннән соң полиция тикшерү үткәрә

Казанның 98 нче мәктәбе тәрәзәсеннән бала егылып төшкәннән соң полиция тикшерү үткәрә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда 98 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфында укучы бала өченче каттан егылып төшкән. Бала исән, аны республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәттән соң урынга полиция хезмәткәрләре чыккан. Алдан билгеләнгәнчә, егылу сыйныф җитәкчесе кабинеттан чыккач, тәнәфес вакытында булган.

Хәзерге вакытта барлык хәлләр ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot