news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Мәүлид бәйрәмен җир шарындагы 300 млн. кеше күрәчәк

“TRT” сигналы булу сәбәпле, “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы тамашачылары, башка илләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чараларның ничек узуы белә

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә – 25 февральдә “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы Кол Шәриф мәчетеннән Пәйгамбәр Мөхәммәднең туган көненә багышланган бәйрәм кичәсен кичке сәгать тугызынчы яртыда турыдан-туры трансляцияли башлый.
Трансляциянең сигналы “TRT” төрек каналына да тапшырыла, ул күп илләрне колачлый. Аның тапшыруларын 300 млн. кеше карый. Бу канал Төркия, Мисыр, Ирак, Македония кебек илләрдә уза торган Мәүлид бәйрәмнәреннән турыдан-туры тапшырулар алып барырга ниятли. Кол Шәрифтән берничә тапкыр 10 минутлык трансляцияләр оештыру көтелә.
“TRT” сигналы булу сәбәпле, “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы тамашачылары, башка илләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чараларның ничек узуы белән таныша ала.
Кол Шәриф мәчетендәге Мәүлид бәйрәме кичке сәгать тугызынчы яртыда башлана. Мәчеттән алынган мәгълүматка караганда, кичә кичке уникенче яртыга кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысның катнашуы, Изге Коръән уку, мөнәҗәтләр белән чыгыш ясау, мәдәни программа көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot