Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы кунакханә комплексында балалар кар астында калганнан соң җинаять эше ачыла
Татарстанда 7 бала кар астында калганнан соң, Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эше ачарга кушты. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Дубай» кунакханә комплексы территориясендә 7 бала кар астында калган. Ата-аналар балаларны кар астыннан чыгара алган, әмма иң кечесе имгәнгән.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә процессуаль тикшерү оештырылган.
Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше кузгатырга һәм якынча ачыкланган сәбәпләр турында хәбәр итәргә кушты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз