news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы кунакханәгә шартлаткыч куелу турында хәбәр расланмаган

Гадәттән тыш хәл булган урынга экстрен хезмәт экипажлары җыелган.

Казандагы кунакханәгә шартлаткыч куелу турында хәбәр расланмаган
Ксения Перепеченова

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген Казандагы "Корстон" кунакханәсендә шартлаткыч җайланма куелу турында билгесез кеше хәбәр биргән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы сөйләде.

"Этләр белән кинологлар килде. Шартлаткыч табылмады. Эвакуация булмады", - дип сөйләде чыганак.

Шаһитлар сүзләренчә, урынга экстрен хезмәт экипажлары җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot