news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кошларга багышланган экскурсияләр була

Казанда орнитологлар ике бушлай экскурсия уздыра. Экскурсияләрдә шәһәрдә яши торган кошлар турында сөйләячәкләр, сайрау тавышларыннан танып белергә өйрәтәчәкләр.

Беренче экскурсия 21 майда 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда узачак. Экскурсияне орнитолог, Россия кошларын саклау берлеге әгъзасы София Хохлачева алып бара. Ул Кабан күле кошлары, шәһәрдә яши торган кошларның төрләре, аларга зыян китермәү юллары турында сөйләячәк.

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Бердвотчинг форматындагы икенче экскурсия Гаврилов урамы буенча урнашкан агачлыкта узачак. Экскурсия 29 майга планлаштырылган, 9:00 сәгатьтә башланып китә.

Татарстан шәһәрләрен үстерү институты матбугат хезмәте белдерүенчә, экскурсия Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендә урнашкан шлагбаум янында башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100