news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы «Киләчәк уеннары»на багышланган почта маркасы чыкты

Бүген, 22 февральдә, Казандагы «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына багышланган почта маркасы әйләнешкә чыгарылды. Бу хакта ватан маркалары һәм филателистик продукция нәшрияты сайтында хәбәр ителә.

85 сумлык марка тематик открытка белән сатыла. Мәскәү һәм Казан почта бүлекчәләрендә аны беренче көн штемпеле белән түләргә мөмкин.

Маркада турнир эмблемасы — «Цифрлы ялкын» сурәтләнгән. Өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары һәм нәфис тышлык басылып чыккан.

Исегезгә төшерәбез, Казанда турнир кичә ачылды. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чит илләр лидерлары һәм вәкилләре катнашты. 16 гибрид дисциплинадагы ярышлар 3 мартка кадәр үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot