news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы керәшен чиркәве рухание Павел Павлов вафат булды

Павел атакай керәшен җәмгыятен тергезүнең нигезендә торган шәхес иде.

Казандагы керәшен чиркәве рухание Павел Павлов вафат булды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүген, 8 августта, Казандагы Изге Ана Тихвин чиркәве рухание, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные протоиерей Павел Павлов вафат булды. Бу хакта Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Павел атакай керәшен җәмгыятен тергезүнең нигезендә торган иде, диелә хәбәрдә.

Павел Павлович Павлов Зәйдә туган, Түбән Кама, Алабуганың Мурзиха авылы мәктәпләрендә укыган. Армиядән соң Мәскәү рухи семинариясен тәмамлаган.

1984 елда диакон, 1985 елдан - священник. Марий АССРның Изге Никольск дин уку йорты настоятеле булган, аннары Казандагы Изге Никольск соборына күчерелгән.

1989 елда соңгы ун елда беренче тапкыр чиркәү керәшен телендә дога кыла. 1993-1995 елларда Петропавел соборындагы керәшен берлеге җитәкчесе була. 1995 елдан - Керәшен чиркәве настоятеле.

Рухани текстларны чиркәү керәшен теленә тәрҗемә итә, миссионер Николай Ильминский традицияләрен дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100