Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы кафеда ашап агуланган 26 кешегә йогышлы авырулар хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә
Бүгенге көндә Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Казанның «NAN Кебаб» кафесында ашап агуланган 26 пациент дәвалана. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә ике пациентны чыгарганнар. Яңа килүчеләр дә булган. Бүген клиникада 26 пациентка ярдәм күрсәтелә. Табиблар аларның хәлен уртача авырлыктагы һәм канәгатьләндерерлек дип бәяли.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанның Беломорская урамында урнашкан «NAN Кебаб» кафесында ашаган 33 кеше эчәклек инфекциясе йоктырган. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тикшерү үткәргән. Кафедага продуктларда эчәклек таякчыгы һәм сальмонелла табылган. Җинаять эше кузгатылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз