news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы күпкатлы йортларда көн саен дезинфекция үткәрергә карар кылынган

Күпкатлы йортларның подъезд ишекләре, ишек тоткалары, ут сүндергечләр, домофоннар, култыксалар, почта тартмалары, лифтлар дезинфекция чаралары белән эшкәртелә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанда күпкатлы йортларда яшәүче кешеләр подъездларда дезинфекция үткәрү өчен белгеләр чакырта ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 марттан башлап Казанда подъезд ишекләре, ишек тоткалары, ут сүндергечләр, домофоннар, култыксалар, почта тартмалары, лифтлар махсус дезинфекция чаралары белән эшкәртелә.

Бу эш көн саен башкарылырга тиеш. Дезинфекция үткәрелмәгән очракта, йортта яшәүчеләр «Ачык Казан» системасына хәбәр итәргә тиеш, шулай ук 063 һәм +7 (843) 236-4-123 телефоннары аша мәгълүмат үзәгенә шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100