news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы йорт подъездында утлы корал тапканнар, полиция тикшерү үткәрә

Волгоград урамындагы 6нчы йортта яшәүчеләр йорт подъездында утлы корал тапкан. Шундый хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, пистолет баскыч янында яткан. Кешеләр аңа кагылырга курка һәм полиция хезмәткәрләрен чакырта. Чакыру буенча оператив төркем килгән, коралны экспертизага җибәргәннәр.

«Бу коралның пневматик пистолет булуы билгеле, аңа газ баллончигы урнаштырылган», – дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта хәлнең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot