Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы «Имәнлек» метро станциясе 25 ноябрьгә кадәр ябылачак
Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» – «Имәнлек» участогында поездлар хәрәкәте 3 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр вакытлыча туктатылачак. Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.
«Икенче линиянең беренче участогы төзелү сәбәпле, 3 ноябрьдән «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән «Имәнлек»станциясенә кадәр поездлар хәрәкәте ябылачак. Шуңа күрә без бу чорда автобус, трамвай, троллейбус кебек альтернатив транспорт төрләреннән файдаланырга киңәш итәбез», – диде ул.
Вакытлыча ябыла торган метро участогын алыштыру өчен Рихард Зорге урамы буйлап («Җиңү Проспекты»ннан алып «Имәнлек» метро станциясенә кадәр) киң транспорт челтәре җәлеп ителгән. Сидоров сүзләренчә, Рихард Зорге урамы буенча «Җиңү проспектыннан» алып «Имәнлек» метро станциясенә кадәр сигез автобус, өч троллейбус һәм бер трамвай маршруты йөри.
«Хәрәкәт составының гомуми саны - 181 берәмлек. Шуңа күрә транспортны озак көтәргә туры килмәячәк. Транспортның уңайлы төрен сайларга һәм билгеләнгән ноктага кадәр барып җитәргә мөмкин булачак», - дип әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз