Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы ике тарихи бинаны реставрацияләүгә 624 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк
Казанда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы биналарында ремонт-реставрация эшләре башкару өчен 624,3 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр. Биналарның икесе дә мәдәни мирас объекты булып тора. Тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Реставрация эшләре 1774 елда төзелгән Р.Г.Каменев – Крупенниковлар йортына һәм XIX гасыр башында Казан университеты типографиясе урнашкан булган П.П.Деева – П.А.Манасеин йортына кагылачак.
Техник биремгә биналарның архитектура күренешен торгызудан алып заманча җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга кадәр масштаблы эшләр комплексы кергән. Проект шулай ук тирә-яктагы территорияне төзекләндерүне дә күздә тота.
Эшләрне 2027 елның 30 мартына төгәлләргә планлаштыралар. Проект Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз