Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы ике складта чыккан янгыннарның сәбәпләре билгеле булды
Казандагы ике янгынның да сәбәбе электр челтәренең эш кагыйдәләрен бозу һәм аның төзелешендәге төзексезлекләр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, кичә ТР башкаласында ике склад яна. Журналистлар урамындагы янгында ут җылыткыч саклана торган бер катлы склад бинасын чолгап алган. Янгынны 11:35 тә сүндерделәр. Янгын вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булдмады.
Аннан Дәрвишләр бистәсендәге складта янгын турында билгеле булды – ул өч сәгатьтән соң сүндерелде. Янгынның гомуми мәйданы 4000 кв. м. Югары температурадан 7 җиңел машина өлешчә зыян күргән. Янгынның нәтиҗәләрен бүген иртә белән генә бетерделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз