news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы ике сәүдә-күңел ачу үзәгендә намаз бүлмәләре ачылды

«Киләчәккә иман белән» хәйрия фонды вәкилләре сүзләренчә, бер намаз бүлмәсе ачу өчен чама белән 100 меңнән 300 меңгә кадәр акча кирәк.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачыла башлады. Бу хакта «Киләчәккә иман белән» хәйрия фондына ике ел булуга багышланган тантанада хәйрия фонды җитәкчесе Мурат Ахмеров хәбәр итте.

Намаз бүлмәләре «Киләчәккә иман белән» хәйрия фонды һәм Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан Казанның җәмәгать урыннарында ачыла. Чыгымнарны ассоциация һәм хәйрия фонды каплый. Фонд вәкилләре сүзләренчә, бер намаз бүлмәсен ачу өчен чама белән 100 меңнән 300 меңгә кадәр акча таләп ителә.

Агымдагы елның 12 декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси имзасы белән Казанның төрле үзәк җитәкчеләренә сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәс ачу кирәклеге турында хат юллаган.

«Бүгенге көндә „Караван“, „Сувар Плаза“ сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә алар ачылды инде. Шулай ук „Тандем“ үзәгендә намаз уку мөмкинлеге булыр дип көтелә. Киләчәктә башка үзәкләрдә дә намаз бүлмәләрен ачу планлаштырыла», — диде Мурат Ахмеров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100