Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы иң зур фонтан Түбән Кабан күлендә эшли башлады
Йөзә торган фонтандагы су агымы 32 метр биеклеккә җитә.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Түбән Кабан күлендә Казандагы иң зур фонтан эшли башлады.
Фонтанда су агымының биеклеге 32 метрга җитә, ә кичен ул төрле төстәге яктырткычлар белән яна башлый, дип хәбәр итте Казан мэриясе.
Бүгенге көндә шәһәрдә бу елда сафка бастыруга планлаштырылган барлык 24 шәһәр фонтаны эшли.
Беренче өчесе апрель урталарында ук эшләп китте, калганнарын тәртипкә китерделәр һәм кышкы консервациядән соң чиратлап май бәйрәмнәренә тоташтырдылар.
Түбән Кабан күлендәге йөзә торган фонтан эшләтеп җибәрү өчен соңгы булып әзерләнде, чөнки аны әзерләү өчен күбрәк вакыт, белгечләр һәм техника кирәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз