news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләрен бөтен республика буенча ачарга ниятлибез, диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов.

Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Ул башкаладагы шундый җиденче бүлмә булды.

Тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачылды. Рәсми ачылыштан соң бүлмәдә беренче намаз укылды, мөфти вәгазь сөйләде.

«Президентыбыз хәләл яшәү рәвешен булдырырга кирәклеген әйткән иде. Бу мәчетләр генә түгел, монда мәктәпләр, хәләл кафелар һәм башкалар турында сүз бара. Бүгенге көндә Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә диярлек намаз уку бүлмәләре бар. Мөселманнар өчен инфраструктура булдырыла», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов киләсе намаз уку бүлмәләренең кайда ачылачагын әйтте.


Галерея: «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылышыннан фоторепортаж

«Сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен бөтен Татарстан буенча ясаячакбыз. Казанда тагын өч-дүрт, шуның кадәр үк бүлмә Чаллыда ачарга планлаштырабыз. Киләсе айда Түбән Камада һәм Әлмәттә дә мондый бүлмәләр ачачакбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә ремонтланды һәм ачылды. Алар «Казан Молл», «Мега», «Сувар плаза», «Караван», «Порт», «Тандем», «Горки Парк» сәүдә үзәкләрендә урнашкан. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100