Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы гимназиядән 600 баланы эвакуацияләгәннәр
Мәктәп ашханәсендә кыска ялганыш килеп чыккан.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Казанның 8нче гимназиясеннән 600 баланы эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Зорге урамында урнашкан 8нче гимназия ашханәсендә төтен чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 9.24 сәгатьтә килгән.
Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җиткән.
Мәктәп администрациясе бинадан мөстәкыйль рәвештә 620 укучы һәм 40 хезмәткәрне урамга алып чыккан.
Ашханәне җентекләп тикшергәннән соң, янгын сүндерүчеләр электр щитында кыска ялганыш килеп чыгуын ачыклаган.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз