news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее яңа интернет-платформада тәкъдим ителгән

izi.TRAVEL кушымтасы музей экспозициясе белән уңайлы юл белән танышырга мөмкинлек бирә.

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее яңа интернет-платформада тәкъдим ителгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее izi.TRAVEL платформасында тәкъдим ителгән. Бу хакта “Татар-информ”га музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Смартфонда куелган izi.TRAVEL кушымтасы музей экспозициясе белән уңайлы юл белән танышырга мөмкинлек бирә. Монда мәгълүмати текстлар, фотографияләр, аудиогид та бар. Бөтен мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителгән. Кушымтадан файдалану бушлай.

“Музей экспозициясе, анда саклана торган кыйммәтле ядкарьләр белән таныштыру өчен, Интернетта шушы платформага кушылуның әһәмияте зур. Бу платформа төрле илләрдә киң кулланыла торган интернет-платформаларның берсе. Тукай әдәби музее турында да анда мәгълүмат булу туристларны үзебезгә җәлеп итәргә, Тукай иҗаты белән танышытырырга зур этәргеч булып тора”, - диде Гүзәл Төхвәтова.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта смартфоннарында izi.TRAVELны кулланып, музейга килгән туристлар саны арткан. “Алар смартфоннар ярдәмендә экспонатларның тарихын белә, залларны карый алалар”, - диде музей директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100