Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы футбол кырлары алга таба балалар спорты өчен кулланылачак
Министр урынбасары Чемпионатка спорт инфраструктурасын әзерләү турында сөйләде.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан стадионнарында төзелгән футбол кырлары алга таба балалар спорты үсеше өчен дә кулланылачак. Бу хакта бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, Футбол буенча дөнья чемпионатына спорт инфраструктурасы инде былтыр Конфедерацияләр кубогына ук әзер булган диярлек.
Ул “Рубин” һәм “Электрон” стадионнарында тренировка мәйданчыкларының 2016 елда ук гамәлгә кертелгәнен искәртте. Былтыр кубок алдыннан “Ташаяк” Үзәк стадионда тренировкалар уздыру өчен мәйданчыклар әзерләнгәнен билгеләп узды. Тагын дүрт мәйданчыкның быел март-апрельдә әзерләнеп бетеп файдалануга тапшырылганын әйтте.
Министр урынбасары быел Чемпионатка әзерләнгән җанатарлар фестивале территориясенең һәм “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән ясалган променадның мирас булып калуын белдерде.
Владимир Кудряшев тренировка мәйданчыкларында иң мөһиме кырлар булуын билгеләп узды. Ул барлык объектларның балалар спорты үсеше өчен дә файдаланылачагын әйтте. “Каядыр яңа, каядыр реконструкцияләнгән футбол кырлары барлыкка килде бездә. Алга таба футбол кырларын ясалма өслекләргә алмаштыру күздә тотыла”, - дип әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз