news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Футбол җанатарлары фестивале 1 млн кешене җыячак

Футбол җанатарлары фестивале бүген ачыла.

Казандагы Футбол җанатарлары фестивале 1 млн кешене җыячак
Рамиль Гали

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казандагы Футбол җанатарлары фестиваленә 1 млн кеше килер дип көтелә. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

“Фестиваль берьюлы 25 мең җанатарны сыйдыра алачак. Чемпионат дәвамында анда 1 млн җанатар булырга өлгерер дип уйлыйбыз”, - диде Владимир Леонов.

Фан-фестка эләгү ирекле һәм бушлай. Җанатарларга үзе белән паспорт һәм матчларга билет алып йөрү кирәкми. Җанатарлар фестивале территориясендә ике зур экранлы телевизор бар, аннан барлык 64 матчны да тамаша кылырга мөмкин.

“Фестиваль үз ишекләрен бүген ача һәм анда һәр көнне керү мөмкинлеге булачак”, - диде министр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot