news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы FIFA Җанатарлар фестивалендә 300 меңнән артык кеше кунак булган

«Казан» Гаилә үзәге янындагы зур экранда Дөнья чемпионатының барлык матчларын карарга мөмкин.

Казандагы FIFA Җанатарлар фестивалендә 300 меңнән артык кеше кунак булган
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казандагы FIFA Җанатарлар фестивалендә 300 меңнән артык кеше кунак булган. «Спорт һәм социаль проектлар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Марат Закиров журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Җанатарлар фестивале Казанда яшәүчеләр өчен бик кызыклы. Казанда матч узмаган, Россия җыелма командасы уйнамаган көннәрдә дә кешеләр бу урынны читләтеп үтми. Казанлылар һәм кунаклар яраткан командалары өчен җан атарга килә, футбол бәйрәме аларның күңелләрендә шатлыклы хисләр уята», - диде ул.

Фестиваль мәйданына нинди әйберләр алып килү тыела, биредә үзеңне тоту кагыйдәләре нидән гыйбарәт? Бу хактагы мәгълүматны kzn.2018.com сайтыннан белергә мөмкин, дип искәртте Марат Закиров.

  • Фан-фест 14 июньдә эшли башлады. Анда керү бушлай. «Казан» Гаилә үзәге янындагы территориягә үтү өчен аккредитация һәм җанатар паспорты кирәкми. Биредә урнаштырылган зур экранда Дөнья чемпионатының барлык матчларын да карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100