news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үз фатирында чыккан янгында бер ир-ат үлгән

Казандагы Минская урамындагы күп катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда төнге унберенчедә янгын сагы хезмәтенә – 101 номерына хәбәр иткәннәр.

Янгын тугыз катлы йортның дүртенче катында чыккан. Фатирларның берсендә матраска ут капкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Ялкынны янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр. Фатирда хуҗаның мәете табылган. Янгын мәйданы 0,2 квадрат метр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot