news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы фатирда 4 мәет табылгач, Торак инспекциясе оештырган тикшерү нәтиҗәсе билгеле

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе Казанның Гарифьянов урамындагы 36нчы йорттагы фатирда яшьләрнең үлеме сәбәпләре турында аңлатма бирде.

Дүрт кешенең үлеме турында мәгълүмат алганнан соң, ведомство хезмәткәрләре фатирны тикшергән.

«Тикшерү вакытында вентиляция каналында һәм төтен юлында тарту бар, газ чыкмаган», - диелә хәбәрдә.

Кичә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанның Гарифьянов урамында арендага алынган фатирда дүрт яшь кешенең гәүдәсе табылган. Аларны тапканда, егетләрнең берничә сәгать элек үлүе ачыклана. Егетләр 2005, 2004, 2002 һәм 2000 елларда туган.

Фатирда билгесез матдәләр булган. Аларның үле гәүдәләр белән янәшә электрон үлчәүләр һәм ике шешә (алар яндырып тишелгән) яткан.

Җинаять эше кузгатылды. Яшьләрнең Казанга Чистай һәм Алексеевск районнарыннан килүе билгеле. Аларның икесе Казан югары уку йортлары студентлары була, калган икесе беркайда да эшләмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100