Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы эре автосалонның экс-менеджерын 18 миллион урлауда шикләнеп тоткарлаганнар
Полициягә гариза белән автосалон вәкиле, шулай ук зыян күргән 26 кеше мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казандагы эре автосалонның элеккеге менеджерын 18 миллион сумлык мошенниклыкта шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Автомобиль сату белән мошенниклык кылуда шикләнелүче 29 яшьлек ир-ат тоткарланды. Казан полицейскийлары аны кыска вакыт эчендә ачыклады һәм тоткарлады», - дип сөйләделәр полициядә.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, «Горки» полиция бүлегенә шәһәр автосалоннарының берсендә эшләүче кеше мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклык гамәлләре һәм документларны ялганлап ясау юлы аша акча алу факты буенча гариза язган.
Соңыннан полициягә тагын 26 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар бәяләү һәм сату өчен машиналарын автосалонга тапшырган булган.
Зыян күрүче яклар бәяләгәнчә, китерелгән матди зыян күләме 18 млн сумнан артып китә.
«Хәзерге вакытта шикләнелүче тикшерү изоляторында тотыла. Полиция хезмәткәрләре тикшерү белән шөгыльләнә», – дип ачыклык керттеләр полициядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз