news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы EDU Russia форумында Ирина Потехина һәм 150 халыкара эксперт чыгыш ясаячак

Белем бирү форумында 2,5 мең кеше катнашырга теләк белдергән инде.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 28 февральдән 1 мартка кадәр «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия мәгарифе» – EDU Russia II халыкара форумы узачак. Анда Россия һәм чит илләрнең 150 әйдәп баручы эксперты чыгыш ясаячак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Форумда 50 секция утырышы узар, 150дән артык спикер чыгыш ясар дип көтелә. Чарада халыкара экспертлар, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехинаның катнашуы көтелә. Россия Мәгариф академиясенең яңа президенты Юрий Зинченко пленар дискуссиянең модераторы булачак», - дип хәбәр итте ул.

Форумда төбәк компонентына басым ясап, белем бирүдәге проблемалар хакында фикер алышачаклар. Белем бирү форумында 2,5 мең кеше катнашырга теләк белдергән инде. Алар пленар дискуссия яки секция утырышларында катнашачак. Очрашуда катнашучылар белем бирүнең барлык дәрәҗәләре һәм юнәлешләре хакында фикер алышачак.

Төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, зур компанияләрнең HR-директорлары, архитекторлар, төзүчеләр, проект оешмалары вәкилләре (һ.б.) форумның максатчан аудиториясе булачак.

Форум кысаларында 13 юнәлеш («Белем бирүнең яңа парадигмалары» форсайт-сессиясе, белем бирү инфраструктурасы, мәгарифтә менеджмент һәм маркетинг, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү һ.б.) буенча 50дән артык чара узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100