news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы дзюдо үзәгеннән тренерның эштән азат ителүенә аңлатма бирделәр

Хезмәт дисциплинасын үтәмәү очраклары, шулай ук шөгыльләнүчеләргә карата үз-үзен тиешенчә тотмау турындагы ата-аналарның күп санлы шикаятьләре эштән азат итү өчен нигез булган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Спорт министрлыгы Казанда «Батыр» дзюдо үзәгендә эшләгән Артур Сираҗетдиновны эштән азат итү белән бәйле вазгыятькә аңлатма бирде.

Мәктәп җитәкчелеге ТР Спорт министрлыгына Сираҗетдиновның нигезсез сәбәпләр аркасында хезмәт вазифаларын үтәмәгән өчен эштән азат ителүен хәбәр итә. Хезмәт дисциплинасын үтәмәү очраклары, шулай ук шөгыльләнүчеләргә карата үз-үзен тиешенчә тотмау турында ата-аналарның күп санлы шикаятьләре эштән азат итү өчен нигез булган.

Министрлыкта шулай ук хезмәт вазифаларын үтәмәү күздә тотыла, дип аңлаттылар. «Эшкә соңга калу, хезмәт дисциплинасын бозу», — диделәр ведомствода.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда «Батыр» Олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь дзюдочылары Владимир Путинга, тренерларын кире кайтарырга ярдәм итүләрен сорап, видеомөрәҗәгать яздырганнарын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot