news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатына 1352 гариза килгән

Казандагы джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатына 1352 гариза килгән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан башкаласында беренче тапкыр Бразилия джиу-джитсы буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты старт ала.

Танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышланган Турнир 10 һәм 11 октябрьдә узачак.

Масштаблы вакыйгага әзерлек турында матбугат конференциясендә джиу-джитсу буенча TWWBJJ Россия Лигасы президенты Тамраз Бахышов сөйләде.

Аның сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге ярышларны оештыру гаять зур көч таләп итте.

«Хәзерге вакытта бездә 1352 катнашучы теркәлгән – бу бик яхшы күрсәткеч, өстәвенә без беренче тапкыр турнирны Казанда уздырабыз», – дип билгеләде Бахышов.

Ул ассызыклаганча, быелгы турнир масштабы буенча алдагы ярышлардан күпкә өстенрәк.

Тамраз барлык республика халкын һәм кунакларын ярышларга чакырды.

Ярышлар тугыз үлчәү категориясендә ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында узачак. Шулай ук программага мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясен дә керттеләр.

Чемпионатны Казандагы «Ак барс» Көрәш сарае уздырачак. Турнирның рәсми ачылышы 10 октябрьдә 8:40 та, көрәшләр башлануы – 9:00 дә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot