Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы Дөнья чемпионаты мәйданчыкларын балалар спорт мәктәпләре файдаланачак
Футбол уены өчен кырларда ясалма өслек җәю ниятләнә.
(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатына дип булдырылган мәйданчыклардан республиканың балалар спорт мәктәпләре файдаланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов IT-паркта – Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә хәбәр итте.
Ул Австралия, Япония, Колумбия җыелмалары тренировкалар өчен сайлаган футбол стадионнарының спорт мәктәпләре карамагына биреләчәген әйтте. Сүз уңаеннан, ул Югары Ослан районында футбол бүлеге ачылачагын белдерде. "Базалар федераль акчага салынган иде. Хәзер анда табигый газон, киләчәктә аларны ясалма өслекләргә алмаштыру күздә тотыла. Нәтиҗәле кулланыш ягыннан алар уңайлырак",- дип белдерде ул.
Хәлил Шәйхетдинов республикада 8 меңнән артык бала һәм үсмернең футбол белән шөгыльләнүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз