Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы “COMBONATION 2х2” фестиваленә төрле илдән 500ләп катнашучы килә
Бу хакта “Татар-информ” МА узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 24 апрельдән 26 сына кадәр Россиянең спорт башкаласы Казанда брейк-данс буенча “COMBONATION 2х2” фестивале үтә. Аны, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге һәм “Ак Барс Арт” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы ярдәме белән, “Action man crew” командасы һәм профессиональ “4u event” ивент командасы оештыра. Чарага, Россия биючеләреннән тыш, Голландия, Бельгия, Германия, Франция һәм БДБ илләреннән 500дән артык катнашучылар килүе көтелә.
“Әлеге турнирның дәрәҗәсе елдан-ел арта, ул үзенә елдан-ел күбрәк кешеләрне җәлеп итә. Катнашучыларның шактые брейк-берлекләрдә ниндидер дәрәҗәләргә ирешкән, танылу алган. Бик массштаблы шоу булачак, аны килеп күрү кирәк ”, - диде бүген “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү бүлеге әйдәп баручы консультанты Дмитрий Дорогов.
“Брейк-данс — бик күп яшьләрне колачлаган хип-хоп культураның бер өлеше. Ул үз эченә спорт, бию элементларын һәм, әлбәттә инде, дусларча мөнәсәбәтләрне алган. Ниндидер сәяси һәм икътисади кыенлыкларга да карамастан, Казанга Европадан һәм Азиядән катнашучылар киләчәк. Бу турнир бик җитди һәм аны дөньякүләм чемпионатлар белән дә чагыштырырга мөмкин”, - диде ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы җитәкчесе Александр Даренков. Аның сүзләренчә, фестивальне Мәскәүдә оештыруны сораучылар да булган, әмма ул турнир һәрвакыт Казанда уздырылачагына һәм аның коммерциягә нигезләнмәгән проект булып калачагына вәгъдә бирде.
Фестивальне оештыру идеясе авторы − брейк-данс буенча дөнья һәм Европа чемпионы Александр Шаталов сүзләре буенча, быелгы фестивальнең үзенчәлеге — биючеләрнең 2х2 ярышуында. Аларга әлеге өлкәдә яхшы таныш булган осталар бәя бирәчәк. Һәр номинация буенча жюридан 3әр кеше эшли, барлыгы 5 номинация каралган. “Җиңүчеләргә без махсус кубоклар һәм “COMBONATION җиңүчесе” дигән язулы толстовкалар әзерлибез. Ә иң мөһиме ул — җиңүче титулы. Монда ниндидер матди бүләкләр каралмаган, әмма бу исемне алу күп нәрсә хакында сөйли”, - диде ул һәм быел фестивальдә җиңү яулаган биючеләр икенче елда хөкемдәр булачагын да искәртте. Моннан тыш, кызлар өчен аерым номинация дә каралган.
Матбугат конференциясендә катнашкан брейк-данс буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Евгений Первушкин: “Бу фестивальнең җаны бар, ул үзенә шуның белән җәлеп итә дә: син монда үзеңне өйдәге кебек хис итәсең, дусларың белән аралашасың. Бу барысы өчен дә ниндидер ярышлар гына түгел, ә тагын да мөһимрәк нәрсәгә әйләнде”, - диде.
25 апрельдә дөньякүләм танылган брейк-данс биючеләренең иң-иңнәрен сайлап алу була. 26 апрель көнне исә ярышларның финал өлешен уздыру һәм шоу - программа каралган. Әлеге тамашаны күрергә теләүчеләр “FAN 24” клубына (М.Гафури урамы, 46 нчы йорт) сәгать 17.00 дә килә ала.
Фестивальгә, катнашучылардан тыш, брейк-данста яхшы таныш булган чит ил ди-джейлары да чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз