news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Чистай урамында яшәүчеләр коткаручыларга лифт өзелүе турында хәбәр иткән

Лифтта 17 яшьлек кыз булган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Чистай урамындагы 70 нче йортта яшәүчеләрдән коткаручыларга подъезддагы лифтның өзелеп төшүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Йортка лифтерларны ияртеп, 2 нче коткару отряды хезмәткәрләре килеп җиткән. Лифт бишенче һәм алтынчы катлар эләгеп калган. Лифт кабинасын сигезенче катка күтәреп, лифтерлар ишекне ачкан һәм аның эчендәге 17 яшьлек кызны азат иткән, ул зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot