Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы БРИКС саммитында катнашкан кунаклар чәкчәк рецепты белән кызыксынган
БРИКС саммиты барышында чит ил делегатларыннан чәкчәк рецепты турында күп сораулар килгән. Бу хакта ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев Татарстан Хөкүмәте йортында БРИКС саммитын Казан шәһәрендә уздыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.
«БРИКС дәүләтләре башлыкларын каршы алганда чәкчәк һәм икмәк һәм тоз белән сыйладылар. Чәкчәкне хәтта Татарстанның халыкчан дипломатиясе дип тә атадылар. Чөнки чәкчәк турында бөтен сөйләшүләрдә, хәбәрләрдә әйтелеп, ишетелеп торды. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бик күп кунакларның чәкчәкне әзерләү турындагы сорауларына җавап бирде. Чәкчәк Татарстан кунакчыллыгының «йомшак көче» элементына әверелде. Күпләр дәүләт башлыкларының нәрсә авыз итеп каравы белән кызыксынды», - дип белдерде ул.
Аның әйтүенчә, халыкара дәрәҗәдә расланган ил башлыкларын кабул итү протоколыннан читкә китеп булмый. «Әмма без анда күпмилләтле халкыбызның җанын-күңелен, кунакчыллык төсмерен дә өстәдек», – диде Игорь Савельев, чәкчәк белән каршы алуга ишарәләп.
-
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз