news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы БРИКС саммиты турында мәгълүмат чараларында 60 меңнән артык язма чыккан

Казандагы БРИКС саммитын уздыру вакытында бөтен дөнья буйлап массакүләм мәгълүмат чараларында халыкара дәрәҗәдәге вакыйга турында 60 меңнән артык язма чыккан. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Татарстан Хөкүмәт йортында БРИКС саммитын Казан шәһәрендә уздыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«БРИКС саммиты башланганнан алып тәмам булганчыга кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында 60 меңнән артык язма чыккан, аларны 8,2 млрд кеше караган. Җир шарының бөтен халкы дип әйтергә була. Татарстан һәм Казан турында мәгълүматны бөтен дөнья белде. Казандагы БРИКС саммитына дөньяның 94 иленнән якынча 1,5 мең журналист аккредитация алган иде», – диде Шамил Гафаров.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100