Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган
Үлгән кош түшкәләре яр буенда аунап ята һәм суда аагып йөри.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта фотолар урнаштырган.
Кадрларда үлгән кош түшкәләренең яр буенда аунап ятуы һәм суда агып баруы күренә. Үлгән кошларны күселәр ашый, дип яза бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр интернетта.
Үрдәкләрнең ни сәбәпле кырылуы (авыруданмы әллә агуланыпмы) әлегә билгеле түгел.
«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре, Болактан су пробасын алып, анализга тапшырган. Аның нәтиҗәләре киләсе атнада билгеле булачак», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз