news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы Богородицкий ирләр монастыре территориясендә янгын чыккан

Янгын мәйданы 3 квадрат метрны тәшкил иткән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казандагы Богородицкий ирләр монастыре территориясендә кулланылмый торган бинада янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казанда Зур Кызыл урамда урнашкан Богородицкий ирләр монастыре территориясендә кулланылмый торган бинада янгын чыккан. Шул хакта хәбәр бүген 15 сәгать 45 минутта 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килде», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Берничә минуттан соң ук яна торган бина янына 2нче номерлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Реконструкция барган бинада янгынны 10 минуттан эчендә тулысынча сүндергәннәр.

Янгын чыккан урында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын мәйданы 3 квадрат метрны тәшкил иткән. Сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot