news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы биш катлы 12 йортта яшәүчеләргә яңадан җылылык бирделәр

Порт урамындагы котельныйда килеп чыккан гадәттән тыш хәл аркасында, аларга җылылык бирү туктатылган иде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казандагы биш катлы 12 йортта яшәүчеләргә яңадан җылылык бирделәр. Порт урамындагы котельныйда килеп чыккан гадәттән тыш хәл аркасында, аларга җылылык бирү туктатылган иде, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 17 мартка каршы төндә Порт урамында котельный стенасы һәм түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшүе хакында хәбәр иткән иде. Шуның аркасында Порт, Девятаев, Мехчылар, Зайцев урамнарындагы биш катлы 12 йортта яшәүчеләр һәм бер балалар бакчасына җылылык бирү туктатыла.

Мэрия порталы хәбәр иткәнчә, йортларга җылылык кичә 22.30 сәгатьтә бирелә. Хәзер барлык өйләргә дә җылылык килгән, Порт урамында яшәүчеләрнең берсе дә кайнар линиягә шалтыратмаган, шикаять белдерүчеләр юк.

Рәсми фаразларга караганда, гадәттән тыш хәл җир асты суларының йогынтысы нәтиҗәсендә грунтның хәрәкәткә килүе аркасында булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot