news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы билбау көрәшендә Башкортстан татары да сынатмады

Казандагы билбау көрәшендә Башкортстан татары да сынатмады

(Уфа, 4 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Казанда билбаулы көрәш буенча узган IV халыкара дөнья чемпионатында Башкортстан спортчылары да уңышлы гына чыгыш ясады. Мисал өчен, Октябрьский шәһәреннән татар егете Ринат Еникеев, 66 килограмм үлчәүгә кадәр көрәшчеләр арасында ирекле ысул белән көч сынашуда финалга чыгып, Татарстан вәкиле Федор Тимофеевны җиңде һәм алтын медальгә лаек булды.

Башкортстаннан тагын ике егет көмеш медаль алуга иреште. Уфада яшәүче Сергей Потанин 81 килограммга кадәр үлчәүдәге батырлар арасында финалга чыгып, турнир хуҗасы Евгений Алиповка гына биреште һәм икенче урынны яулады. Стәрлетамак шәһәреннән аеруча авыр үлчәмдә чыгыш ясаган Юрий Сабанов та Айрат Гилаевка гына оттырып, шулай ук көмеш медаль алды. Мәгълүм булуынча, бу чемпионатта Айрат Гилаев абсолют чемпион исемен алуга иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100