news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы бер урамда ут баганалары юлга таба ава башлаган

Гадәттән тыш вакыйга урынында авария хезмәтләре эшли.

Казандагы бер урамда ут баганалары юлга таба ава башлаган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр Чистай урамында юл өстенә таба янтайган баганаларны видеога төшергән. Бу кадрларны социаль челтәрдән файдаланучылар таратты.

Кадрлардан күренгәнчә, фонарь баганаларының берсе юл кырыена авып төшә башлаган. Ул башка баганаларны үз артыннан тарткан.

Гадәттән тыш вакыйга урынында авария хезмәтләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot