Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы бер сәүдә павильонында төнлә чыккан янгынны видеога төшергәннәр
Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Узган төндә Казанның Совет районында бер сәүдә павильонында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Себер трактындагы 36г йортындагы файдаланылмый торган павильонда янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 23.52 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Янгын сүндерүчеләр урынга 10 минут эчендә килеп җиткән. Алар килгәндә сәүдә павильонын ялкын чолгап алган була инде. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә янгын чыккан урыннан видеоязмалар урнаштырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз