news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы бер кибеттә чыккан янгынны видеога төшереп алганнар

Бүген Казанның Ямашев проспектындагы 76нчы йортта янгын чыккан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Шаһитлар янгынны видеога төшереп алган.

Роликта кибеттән күтәрелгән зур төтен баганасы күренә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын коену костюмнары кибете түбәсендә һәм бина эчендә чыккан. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, дип искәрттеләр ведомствода.

Тиздән янгынны тулысынча сүндергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100