news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы бер балалар бакчасында ике яшьлек кыз вафат булган

Казандагы бер балалар бакчасында ике яшьлек кызның йөрәге тибүдән туктаган. Әлеге фаҗига узган җомгада ук булган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кыз ял сәгате вакытында йокыга киткән һәм шуннан уянмаган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында агентлыкка хәбәр итүләренчә, бала үлеменнән соң хокук саклау органнары хезмәткәрләре шунда ук тикшерү эшен башлаган.

«Баланың үлеме – туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән олы кайгыгызны уртаклашабыз. Министрлык тарафыннан әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Вәкаләтле органнар аңа хокукый бәя бирәчәк», - дип искәрттеләр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot