Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы бер автосервиста зур янгын чыккан
Янгынның мәйданы 220 квадрат метр булган.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Казанның Родина урамындагы автосервиста җитди янгын булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Узган төндә 3:03 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына, Родина урамы 20а адресы буенча урнашкан автосервисның мансард өлеше һәм җиһазлары яну турында хәбәр килде”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Янгынның мәйданы 220 квадрат метр булган. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Ут чыгуның беренчел сәбәбе электр җиһазларын кулллану кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз