news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы бер автосалон парковкасында 15 мотоциклга ут капкан

Казандагы бер автосалон парковкасында (Җиңү проспекты, 200) мотоциклларга ут капкан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына көндезге унберенче яртыда хәбәр иттеләр.

Тиз арада урынга ут белән көрәшүчеләр килгән, янгынның мәйданы егерме квадрат метрга якын тәшкил иткән. Берничә минуттан соң янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot