news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы барлык зиратларга да видеокүзәтү урнаштырылачак

Бу башкаланың Яңа Татар бистәсе зиратында 99 кабер ташын мәсхәрәүләре белән бәйле

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган атнада Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында 99 кабер ташын мәсхәрәүләре, аларны җимерүләре мәгълүм булды. Әлеге мәсьәләне бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитетының күчмә утырышында да карадылар.

“Мондый хәлнең Казанда гына түгел, Татарстанда да күзәтелгәне булмады. Мин кичә үзем анда булдым, барысын да карап чыктым. Минем бу уңайдан аңлатма бирергә сүзем дә юк”, - диде комитет җитәкчесе Разил Вәлиев.

Утырышта катнашкан Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак- коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, зиратның 5 нче аллеясына нык зыян килгән. Зыян салынган кабер ташларының 14 сен инде торгызып булмый, калганнары исә элеккеге хәленә кайтарылган. Кабер ташларына китерелгән зыян күләмен докладчы 700 мең сумнан артып китә дип бәяләде.

“Әлеге зиратның мәйданы 24,5 гектар. Аның берничә чыгып-керү урыны бар. Кызганыч, биредә видеокүзәтү булдыру яисә сакчы тоту өчен бюджеттан акча каралмаган. Әмма хәзер “Куркынычсыз шәһәр” программасы кысаларында без барлык зиратлар территориясендә дә видеокүзәтү куячакбыз. Билгеле инде, зиратларда агачлар, яшеллек күп. Шуңа да камераларны бөтен җиргә куеп булмаячак. Әмма төп чыгу-керү юлларына урнаштыру күздә тотыла”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Аның сүзләренчә, 85 кабер ташы инде төзекләндерелгән. Калган кабер ташларын тәртипкә китерү буенча мәрхүмнәрнең туганнары белән сөйләшүләр алып барыла, дип ассызыклады Торак- коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.

Комитет әгъзасы, В.И. Качалов исемендәге Рус зур драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славудский әлеге эшләргә нокта куяр өчен сакчылар куярга яисә зиратны төнгегә бикләргә мөмкин түгелме, бу дини кануннарга каршы килмиме, дип кызыксынды.

Аның соравына Искәндәр Гыйниятуллин: “Зиратларга кереп йөрү ирекле һәм теләсә кайсы зиратка кайчан телисең — шунда керергә мөмкин. Анда админитсратив бина бар, һәм анда сакчы тора. Әмма зиратка сакчы кую бюджет тарафыннан каралмаган”, - дип җавап бирде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кабер ташларын төзекләндерү буенча ашыкмаска, тикшерү эшләре тәмамланганнан соң, гаеплеләрне ачыклап, кабер ташларын алардан куйдыртырга өндәде. “Әлегә тикшерү эшләре бара һәм бернинди дә вариантлар әйтелми. Бу вандаллар табылганнан соң аларны республика күләмендә барлык халыкка күрсәтеп, шундый эшләрнең монардан соң берәүгә башкарырга уена да килмәслек итәргә кирәк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100