Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы барлык троллейбуслар һәм трамвайлар кондукторларсыз эшли башлады
22 июльдән Казанның бөтен җир өсте электр транспорты кондукторларсыз эшли башлады. 7нче трамвай маршруты иң соңгысы булып шундый форматка күчерелде, дип искәрттеләр «Метроэлектротранс» телеграм-каналында.
Июнь башыннан 5 һәм 5а трамвайлары, шулай ук 1, 3, 5 һәм 8нче троллейбуслар яңа форматта эшли башлады.
Предприятиедә искәртүләренчә, пассажирлар юл хакын җәмәгать транспортына утырганнан соң бер тукталыш дәвамында мөстәкыйль рәвештә түләргә тиеш. Моның өчен салонда валидаторлар урнаштырылган. Моннан тыш, йөртүчедә дә электрон касса бар.
Юл хакын карта белән түләгәндә, экранда түләүне раслаган тамга чыгуын көтәргә кирәк.
«Линиядә предприятиенең контроль-ревизия бүлеге хезмәте эше көчәйтеләчәк. Юл хакын түләү күчерелмәле ревизор валидаторы ярдәмендә контрольдә тотыла», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз