news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында тәне пешкән кызны хастаханәгә китергәннәр

Кичә кич Казанның «Лагерная» бакчачылык ширкәтендәге ике катлы бакча йортында янгын чыккан. Мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән янгынны ут белән көрәшүчеләр ярдәмендә сүндергәннәр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Нәтиҗәдә, 26 яшьлек кыз зыян күргән. Аркасы һәм иңбашлары пешкән кызны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot